Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез сүз сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган каумнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре дә бертигез адаштылар", – дип. (77) Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен. (78) Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре. (79) Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары. (80) Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар. (81) Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: мәҗүсиләр һәм коммунистлардыр). Без – насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга дусрак – күңелләре белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр. (82)