Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен. (71) Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә Гыйса әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", – дип. Бер кеше Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам кылды һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас. (72) Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар, ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче ґәзаб тотачак. (73) Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. (74) Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле дә рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям Аллаһуга һәм расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм иделәр. Кара аларга, Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра янә кара аларга, ничек тыелалар хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ихтыяр итәләр. (75) Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма мәгъбүдләрегез сезгә файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче һәм белүче", – дип. (76)