Кәферләр вә монафикълар алар ялганны күп сөйләрләр, ялган сүзләрне күп кабул итәрләр һәм төрле юллар белән хәрамны күп ашарлар. Әгәр яһүдләр яки монафикълар хөкем иттерергә сиңа килсәләр, гаделлек илә хөкем ит, яки хөкем итүдән баш тарт. Әгәр аларны хөкем итүдән баш тартсаң алар сиңа һич тә зарар итә алмаслар, әгәр алар арасын хөкем итсәң, турылык илә хөкем ит! Әлбәттә, Аллаһ туры кешеләрне сөя. (42) Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр. (43) Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны – аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз. (44) Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр. (45)