Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр", – дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр. (32) Аллаһуга һәм расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни үтерүчене үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса асарга, талаучы һәм урлаучы булса аягын-кулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза аларга дөнья ґәзабы һәм ахирәттә аларга олы ґәзаб булыр. (33) Мәгәр алар сезнең кулыгызга төшеп хөкем ителүдән элек үкенеп тәүбә итсәләр, аларга югарыда зекер ителгән җәзалар бирелмәс. Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзелүчеләрне ярлыкаучы һәм рәхимле. (34) Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның ґәзабыннан куркыгыз, Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз. (35) Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. (36)