Яһүд вә насара әйттеләр: "Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге", – дип. Син аларга әйт: "Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен ґәзап кыладыр", – дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә ґәзаб кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр. (18) Ий китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: "Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде", – дип. Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: "Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез", – диде. Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер. (19) Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: "Ий каумем, Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды", – дип. (20) Муса әйтте: "Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез. (21) Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: "Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, әлбәттә, шәһәргә керүчебез", – дип. (22) Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: "Кәферләрдән курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз". (23)