"Без Аллаһ ярдәмендәбез", дип мактанучы насара кауменнән дә "Аллаһуга һәм расүлгә итагать итәрсез", дип ґәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын оныттылар һәм ґәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?) (14) Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап. (15) Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидеґәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер. (16) Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (17)