Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, я берегез даладан килсә, я хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьланырга су тапмасагыз, пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз! Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять биргән нигъмәтләренә шөкер итегез! (Аллаһ теләсә Коръән белән гамәл кылсак! шуннан да зур нигъмәт, әлбәттә, юк). (6) Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән ґәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: "Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме?" – дигәч, "Әлбәттә, син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек", – дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. (7) Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән ґүаһлык бирүче булыгыз. Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдар. (8) Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды. (9)