Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы. (3) Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: "Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче. (4) Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр. (5)