Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә. (171) Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр хөкем вә җәза өчен. (172) Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән. Аларга ахирәттә Аллаһудан башка яклаучы һәм ярдәмче табылмас. (173) Ий кешеләр! Дөреслектә сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр килде, һәм күңелләрне яктырткучы ачык һидәят нуры – Коръәнне сезгә иңдердек. (Димәк, Коръәннән башка һичкемнең күңеле яктырмас!) (174) Әмма Аллаһуга ышанып аның хөкемнәренә ябышкан мөэминнәрне тиздән үзенең рәхмәтенә һәм дә юмартлыгына кертер вә күндерер аларны үзенең нурлы юлына. (175)