Ґәһедләрен бозулары, Аллаһуның аятьләрен инкяр итүләре, хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләре һәм күңелләребез пәрдәләнгән дип әйтүләре сәбәпле аларга төрле ґәзаблар бирдек. Көферлек кылулары сәбәпле бәлки Аллаһ аларның күңеленә мөһер баскандыр, инде ул яһүдләр иман китермәсләр, мәгәр бик азлары иман китерер. (155) Аллаһ аларны ләгънәт кылды хакны инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур ялган яла якканнары өчен. Ягъни Мәрьям Гыйса г-мне тудыргач яһүдләр: "Мәрьям зинадан бала тудырды", – дип ялган хәбәр тараттылар. (156) Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр. (157) Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды. (158) Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?" – дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас. (159) Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык. (160) Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек. (161) Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез. (162)