Ий мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, монафикълар: "Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын бирегез", – диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: "Әйә без сезгә мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез", – диярләр. Аллаһ кыямәт көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар. (141) Әлбәттә, монафикълар Аллаһуны алдыйбыз дип уйлыйлар, Аллаһ исә аларны дөньяда һидәяттән, ахирәттә җәннәттән мәхрүм итеп алдаучыдыр. Әгәр монафикълар намазга торсалар кешеләргә рияланып ялкауланып кына торалар, күңелләре карарланырлык итеп Аллаһуны зекер итмиләр, ләкин гафил күңел илә бик аз гына зекер итәләр. (142) Монафикълар мөэминнәр белән кәферләр арасында ике якның беренә була алмыйча хәйран калып йөрмәктәдер. (Аларны кәферләр дә, мөэминнәр дә яратмый, чөнки дөньяда иң яман кеше монафикътыр). Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, син аңа туры юлны һич тә тапмассың. (143) Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмагыз, ягъни дусларыгыз мөэминнәр генә булсын! Әйә сез кәферләргә дус булуыгызны Аллаһ сезне ґәзаб кылсын өчен дәлил булуны телисезме? Ягъни кәферләргә дус булуыгыз алар белән бергә ґәзаб кылынуыгызга сәбәп булыр. (144) Кәферләргә дус булып монафикъ булган мөселманнарның кайтачак урыны шиксез җәһәннәмнең иң түбән катлавындадыр, аларны җәһәннәмнән коткарырга ярдәмче таба алмассың. (145) Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһуның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризасы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – җәннәт нигъмәтләрен бирер. (146) Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһ сезнең ґәзабыгыз белән нишләсен? Ягъни ни өчен сезне ґәзаб кылсын? Шиксез, Аллаһ чын мөселманчылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды. (147)